Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда шәһәр автобусы йөртүчесе булыр өчен бушлай тизләтелгән курслар ачылды
Укыту «С» яки «В» категорияләренә ия булган йөртүчеләр өчен көчәйтелгән программа буенча уза.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда шәһәр автобусы йөртүчесе булыр өчен бушлай тизләтелгән курслар ачылды. Автобус йөртүчегә хәзер 2,5 ай эчендә яңадан укырга мөмкин.
Курсларга «С» яки «В» категорияле машина йөртү хокуклары булган ир-атлар яки хатын-кызлар языла ала. Алар өчен тәҗрибәле инструкторлар белән укытуның махсус көчәйтелгән программасы эшләнде.
Уку узганнан соң курсантларга ЮХИДИда имтихан бирергә кирәк булачак. Уңайлы график буенча укырга мөмкин — иртәнге яки кичке вакытта. «Д» категорияле таныклык алгач, курсант шәһәр автобусы йөртүчесе була алачак, дип хәбәр итә ТР АТП ассоциациясе.
Укыган курсантлар белән шәһәрнең автотранспорт предприятиесендә эшләү буенча хезмәт контракты төзелә. Казанда автобус йөртүченең уртача хезмәт хакы 63 мең сум тәшкил итә.
Хәзерге вакытта, ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сүзләренчә, Казанның транспорт предприятиеләренә 716 машина йөртүче җитми.
Тулырак мәгълүмат: +7 (843-59) 0-48-16, +7 (843-59) 0-02-97, +7(843)262-06-76.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз