Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачылды
Әлеге йортта Гөлсем Исәнгулова, Наил Дунаев, Шамил Закиров, Дамир Сираҗиев яшәгән.
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Казанда СССРның халык артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачылды. Истәлек тактасы халык артисты яшәгән Татарстан урамындагы 7нче йорт диварында урнаштырылды.
- Шәүкәт Биктимеров Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге Әлмәндәр роле өчен Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин мемориаль такта авторы Дмитрий Кузнецовка министр исеменнән рәхмәт белдерде. Шәүкәт Биктимеровның балалары Гүзәл һәм Искәндәр Биктимеровлар да рәхмәт сүзләрен әйтте.
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов үз чыгышында “Театр яшәгәндә, татар халкы яшәгәндә Шәүкәт абый онытылмас” дип, Шәүкәт Биктимеров турында хатирәләрне яңартты.
- Әлеге йортта ТАССРның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, Г. Камал театрының элекке директоры Шамил Закиров, режиссер Дамир Сираҗиев яшәгән.
Тантанага Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева һәм башка күренекле шәхесләр килгән иде.
- Бүген Г. Камал театр артистлары “Бабайлар чуагы” спектакле белән Шәүкәт Биктимеровның туган ягы Саба районында чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз