Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда шәхси йортта өч олы кеше һәм ике бала ис газы белән агуланган
Зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәгә алып киткәннәр.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Вознесенское бистәсендә шәхси йортта өч олы кеше һәм ике бала ис газы белән агуланган.
«Бүген 14.40 сәгатьтә ашыгыч ярдәмнең өлкән табибыннан Вознесенское бистәсендә Батырлык урамында шәхси йортта биш кеше, шул исәптә ике бала ис газы белән агулануы турында хәбәр килгән», — дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
23 яшьлек ир-атны һәм 55 яшьлек хатын-кызны 7нче хастаханәгә алып киткәннәр. Ә 23 яшьлек хатын-кызны бер яшьлек малай һәм биш яшьлек кыз белән Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.
Һәлакәт сәбәпләрен ачыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз