news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәхси йортлар янында Ростов Дон кызының мәетен тапканнар

Аның җилкәсендә һәм муенында кайчы эзләре булган.

(Казан, 6 август, “Татар-информ”). Ростов Донда яшәүче 29 яшьлек кызның мәетен Казанда Вознесенское бистәсендәге шәхси йорт яныннан тапканнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Кыз 3 августта, җомга көнне, көндезге сәгать дүртләр тирәсендә үлгән. Кызның үле гәүдәсенә Тузганак урамындагы ике катлы шәхси йорт янында тап булганнар. Аның җилкәсендә һәм муенында кайчы эзләре булган.

Әлеге факт буенча тикшерүгә кадәрге сораштыру үткәрелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot