news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәхси йорт түбәсеннән ишелгән кар бала өстенә төшкән

Көтелмәгән хәл Краснодон урамында булган.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Казанның Краснодон урамында гадәттән тыш хәл булган.

Агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, шәхси йорт түбәсеннән ишелгән кар 9 яшьлек малай өстенә төшкән.

Урынга ашыгыч ярдәм медицина хезмәткәрләре килгән. Баланы тикшерәләр. Тулырак мәгълүмат ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot