Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда шәхси хуҗалыктагы мунчада ике бала сөрем газы белән агуланган
Ике баланы да уртача авыр хәлдә Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Казанда шәхси хуҗалыктагы мунчада ике бала сөрем газы белән агуланган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
5нче Муромская урамында шәхси хуҗалыкларның берсендә мунчада җиде һәм тугыз яшьлек балаларга ис тигән.
Ике балага да сөрем исенә исергәннәр дигән диагноз куелган. Аларны уртача авыр хәлдә Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз