news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәхси хуҗалыктагы мунчада ике бала сөрем газы белән агуланган

Ике баланы да уртача авыр хәлдә Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Казанда шәхси хуҗалыктагы мунчада ике бала сөрем газы белән агуланган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

5нче Муромская урамында шәхси хуҗалыкларның берсендә мунчада җиде һәм тугыз яшьлек балаларга ис тигән.

Ике балага да сөрем исенә исергәннәр дигән диагноз куелган. Аларны уртача авыр хәлдә Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.



news_right_1
news_right_2
news_bot