news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шәфкать туташлары авыру кешене дөрес карарга өйрәнәчәк

29-30 июльдә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә авыр хәлдә булган кешеләрне карау технологияләре буенча күрсәтмә дәрес оештырыла

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). 29-30 июльдә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә авыр хәлдә булган кешеләрне карау технологияләре буенча күрсәтмә дәрес оештырыла. Чарада клиника бүлекләрендә эшләүче 100дән артык шәфкать туташы һәм Казан клиникаларыннан баш шәфкать туташларының катнашуы көтелә.
Шәһәр медицина учреждениеләре шәфкать туташлары өчен мондый күрсәтмә дәрес беренче тапкыр үткәрелә. Дәресне Мәскәүдәге ООО “Пауль Хартманн” компаниясенең фәнни-методик үзәге бүлеге җитәкчесе Светлана Павлова алып барачак.
Авыр хәлдә булучы кешеләрне дәвалауда аларны карау зур әһәмияткә ия. Хәрәкәтсез озак яту сәбәпле, авыру кешенең тәне черү проблемасы әле дә актуаль булып кала. Бу күп вакытта авыру кешенең үлеменә дә китерә. Ә бит тән черүен кисәтергә мөмкин.
Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күрсәтмә дәресләрдә авыр хәлдә булган пациентларны карауның бүгенге принциплары; авыру кешенең шәхси гигиенага мохтаҗлыгы; пациентның хәлен бәяләү; шәфкать туташлары роле кебек темалар каралачак. Шулай ук “Пациентны карау” видеофильмы тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100