news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сейфтан 1 млн сум чамасы акча урлау буенча җинаять эшен полиция хезмәткәрләре ачкан

Акча кире кайтарылырына өмет зур

  (Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Казанда полиция хезмәткәрләре сейфтан 920 мең сум акча урлауда шикләнелгән затны тоткарлаган.

26 ноябрьдә полициягә 920 мең сум күләмендә акча урлану турында хәбәр килгән. Гариза язучыларның сүзләренә караганда, акчаның күп өлеше сейфта сакланган. Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркеме барган.

Полиция хезмәктәрләре, зыян күрүчеләрнең сөйләгәннәреннән чыгып, бу вакыйганы күзаллаган. Бу көнне аларга кунакка танышлары килгән булган. Хуҗаларның кызлары кунак каршында сейфтан үз планшетын алган һәм ачкычны сейфта калдырган. Зыян күрүче бүлмәдә кеше калмаган очракны туры китереп, сейфтан 900 мең сум һәм хатын-кыз сумкасыннан тагын 20 мең сум акча алган һәм фатирдан чыгып киткән. Ул киткәч йорт хуҗалары акча югалуын ачыклаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.

Казанның хокук саклау органнары хезмәкткәрләре бу факт буенча РФ ҖК 158 маддәсе 3 бүлеге (“Аеруча зур күләмдә урлау”) билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан.
Оперативниклар шикләнелгән затның кайдалыгын ачыклаган һәм аны тоткарлаганнар. 19 яшьлек егет үз гаебен кире какмаган. Аның сүзләренчә, акча урлаганнан соң ул Чабаксарга киткән һәм барлык акчаны күңел ачуга сарыф иткән.

Хәзер бу факт буенча тикшерү эшләре бара. Егет зыян күрүчеләргә урланган акчаны кайтарырга ниятли. Элек ул җинаять җаваплылыгына җәлеп ителмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot