Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда үсешендә аерымлыклар булган балаларга курчак спектакле күрсәттеләр
Проект Президент грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды каршында эшләп килүче "Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк"тә курчак спектакле күрсәтелде. "Керпе һәм алма" дип исемләнгән спектакль әкият терапиясе форматында педагог-дефектолог катнашында узды. Әкиятнең кызыклы сюжеты һәм шаян геройлары сабыйларны битараф калдырмады. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спектакльдән соң балалар өчен чираттагы иҗади мастер-класс оештырылды. Кызлар һәм малайлар үз куллары белән төсле открыткалар ясарга өйрәнде. Аларның әниләре бу вакытта тегү эше белән шөгыльләнде.

- Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәктә дәресләр атнасына өч тапкыр уза. Проект Президент грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. “Зәкят” хәйрия фонды "Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк" проектын физик һәм психик яктан сәламәтлекне ныгыту, “үзенчәлекле” балаларны һәм аларның әти-әниләрен социальләштерү максатыннан гамәлгә ашыра.

Әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук 3 яшьтән 27 яшькәчә булган тәрбиягә алынган инвалид балалар йөри. Үзәккә даими йөрүчеләр арасында – ДЦП, аутизм, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык һәм башка катлаулы авырулардан интегүче, үсешләрендә күпсанлы тайпылышлары булган сабыйларлар бар.
Биредә тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр аларга тормышка һәм җәмгыятькә җайлашырга ярдәм итә, шәхесләрен үстерә. Әгәр балалар өчен сәнгать, музыка терапиясе, иҗади мастер-класслар, әкият терапиясе, гомуми физик әзерлек буенча дәресләр оештырылса, аларның әниләре шул вакытта фитнес, бию терапиясе, тегү белән шөгыльләнә. Шулай ук психолог белән дәресләр үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз