news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Сергей Стадлер уйнаячак

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Казан дәүләт консерваториясенең симфоник оркестры концерты узачак

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Казан дәүләт консерваториясенең симфоник оркестры концерты узачак.
Концерт залының матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә күрә, оркестр белән Мәскәүдән Вячеслав Валеев дирижерлык итәчәк. Скрипкада Санкт-Петербургтан Сергей Стадлер уйнаячак.
Сергей Стадлер – танылган скрипкачы, Россиянең халык артисты, халыкара конкурслар лауреаты, П.Чайковский исемендәге Халыкара конкурсның алтын медаленә ия булучы. Академик Дмитрий Лихачев музыкант турында “Рус Паганиние” дип әйткән. Сергей Стадлер еш гастрольләрдә йөри, аның репертуары бик бай. Музыкант 30 компакт-диск яздырган. Ул - Екатеринбургның опера һәм балет театры музыка җитәкчесе дә. Аның Мәскәү консерваториясендә укытуы, Санкт-Петербургның Н.Римский-Корсаков исемендәге консерваториясе ректоры вазифасын башкаруы мәгълүм.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100