news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сергей Рахманинов исемендәге VIII Халыкара “Ак сирень” фестивале ачыла

“Ак сирень” фестивале зур мәдәни мирас калдырган бөек рус композиторы, искиткеч пианист һәм дирижер Сергей Рахманинов истәлегенә багышланган.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). 2-7 июнь көннәрендә Казанда, ФИФА - 2018 Футбол буенча Дөнья Чемпионаты кысаларында, Сергей Рахманинов исемендәге “Ак сирень” Халыкара фестивале ачыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • “Ак сирень” Халыкара фестиваленә Россиянең халык артисты, Дәүләт симфония оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский нигез салган.
  • “Ак сирень” фестивале үзеннән соң зур мәдәни мирас калдырган бөек рус композиторы, искиткеч пианист һәм дирижер Сергей Рахманинов истәлегенә багышланган.

Быел фортепиано музыкасы фестивалендә күренекле композиторлар – Рахманинов, Гершвин, Лютославский, Шостакович, Мендельсон, Римский-Корсаков, Прокофьев, Щедрин һәм Стравинский әсәрләре яңгыраячак. Алар фестивальның даими кунагы, пианист-виртуозы, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты Денис Мацуев, фин пианисты Олли Мустонен, пианист Полина Осетинская, Чайковский исемендәге XV конкурсның I премия иясе Дмитрий Маслеев, халыкара конкурслар лауреатлары Филипп Копачевский и Екатерина Мечетина интерпретациясендә тәкъдим ителә.

Фестивальдә яшь пианистлар да чыгыш ясый. Алар - күпсанлы халыкара конкурсларда лауреат булган Варвара Кутузова, Джордж Харлионо һәм Илья Папоян. Сладковский чакыруы буенча фестивальдә Юрий Башмет, Сесар Альварес, Тимур Зангиев кебек күренекле дирижерлар да чыгыш ясый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100