news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сергей Матвеевның шәхси фотокүргәзмәсе ачыла

22 октябрьдә Татарстанның Милли музеенда фоторәссам Сергей Матвеевның «Мосафир фәлсәфәсе» исемле шәхси күргәзмәсе ачыла

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). 22 октябрьдә Татарстанның Милли музеенда фоторәссам Сергей Матвеевның «Мосафир фәлсәфәсе» исемле шәхси күргәзмәсе ачыла.
Экспозициядә авторның 45 хезмәте урын алачак. Алар “Экзотик сәяхәт”, “Флора һәм фауна”, “Хайваннар – адәмнәр шикелле” дигән сәхифәләргә бүленгән.
Сергей Матвеев Казанда туып үсә. Химик белемен ала. Студент чакта фотолар ясау белән мавыга башлый. Химия фәннәре кандидаты булгач та, Сергей Матвеев фотога төшерүне дәвам итә. Аның иҗатына В.Малышевның психологик фотопортретлары, М.Райффманның пейзажлары зур тәэсир иткән. Сергей Матвеев – сәяхәтләргә мөкиббән кеше. Аның Һиндстанга, Доминика Республикасына сәяхәтеннән алган тәэсирләр, хисләр «Голубая лагуна», «Завтрак партизана», «Инь и янь», «Жаркий ветер», «Утро Жако», «Посвящение Дали» кебек фотоәсәрләрдә дә чагылыш тапкан.

Сергей Матвеев – гади фотограф кына түгел, ул табигатьнең гүзәллеген, чәчәкләр могҗизасын ачып бирә алган чын рәссам. Аның иҗат җимешләре “Эбиволь” галереясендә, А.Горький музеенда, “Казан ярминкәсе”ндә тәкъдим ителгән. Хәзер казанлылар һәм республика кунаклары Матвеев иҗаты белән Милли музейда да таныша ала. Күргәзмәдә күрергә мөмкин булган фотоәсәрләрдә авторның дөньяга һәм мәңгелеккә карашы чагылыш тапкан, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100