Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Сергей Кравцов БРИКС илләре педагогик форумын уздырырга тәкъдим итте
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов БРИКС илләре педагогик форумын планлаштырырга һәм уздырырга тәкъдим итте. Бу инициатива турында ул мәгариф министрларының Казанда уза торган «Киләчәкне формалаштырып» дигән II халыкара форумында хәбәр итте.
«Төрле илләрдән укытучылар килә, аралаша, хезмәттәшлек буенча яңа тәкъдимнәр булдыра алыр иде», – диде Кравцов форум мәйданчыгында узган БРИКС илләре мәгариф министрлары очрашуында.
Россиягә БРИКС илләре белән укучылар, иң яхшы педагогик практикалар һәм укытучылар алмашу буенча эш кызык, дип өстәде ул. Моннан тыш, балалар өчен ял һәм табигый фәннәр юнәлешендә белем бирүне үстерү, укучыларны халыкара олимпиадаларга әзерләү, тәрбия эшен оештыру мәсьәләләре кызык.
Форумда ясалма интеллект буенча халыкара олимпиада үткәрү мөмкинлеге турында фикер алышу булды, дип тә билгеләп үтте Мәгариф министрлыгы башлыгы.
«Россия инде берничә ел рәттән мәктәп укучылары өчен мондый олимпиаданы уздыра. Без аны БРИКС илләре дә катнаша торган халыкара дәрәҗәле олимпиада итәргә тәкъдим итәбез. Мондый олимпиада уздыру безгә перспектив юнәлешләрне үстерергә мөмкинлек бирер, дип уйлыйм», – дип нәтиҗә ясады Кравцов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз