news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сентябрьдә Анталияга даими авиарейслар ачылачак

Рейслар пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда сентябрьдә Анталияга даими авиарейслар ачыла. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җиңү» авиакомпаниясе 17 сентябрьдән Анталияга очышларны яңартачак, — диелә хәбәрдә. - Рейслар пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак».

Татарстан башкаласыннан 11.10 сәгатькә очып китү һәм Антальяга 15.00 сәгатьтә барып җитү билгеләнгән. Анталиядан самолет 15.30 сәгатьтә очачак һәм Казанга 19.10 сәгатьтә төшәчәк. Очыш дүрт сәгатькә якын дәвам итә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, татарстанлыларга уңайлы булсын өчен, «Казан» халыкара аэропортында чит ил рейслары белән килгән пассажирларга Covid-19 инфекциясенә тест үткәрелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot