news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Семей шәһәреннән килгән «Иртыш моңнары» һәм «Истәлек» ансамбльләре чыгыш ясады

Казанда Семей шәһәреннән килгән «Иртыш моңнары» һәм «Истәлек» ансамбльләре чыгыш ясады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда Казахстан Республикасының Абай өлкәсе мәдәнияте көннәре кысаларында Халыклар дуслыгы йортында «Иртыш моңнары» татар халык җыр һәм бию ансамбле һәм «Истәлек» татар халык фольклор-этнография ансамбле концерты булды. Ансамбльләрнең җитәкчесе - «Хак» «Иртыш буе татар һәм башкорт берлеге» президенты, «Татар мәдәнияте үзәге «Алтын төрки бишеге» президенты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Габделхак Ахунҗанов.

«Абай өлкәсенең Татарстан белән элемтәсе елдан-ел арта бара. Семей каласында Казахстан өчен бердәнбер Татар сәнгать мәктәбе эшли. Казан сәхнәсендә чыгыш ясаулары, әлеге иҗат җимешләренең нәкъ менә Татар сәнгать мәктәбенең өзлексез, даими рәвештә халкыбызның моңын, җырын, мирасын буыннан буынга саклау, үстерү нәтиҗәсе. Бу – дәвамлы эш. Семейда Габдулла Тукай бюсты ачылды, Семей каласында беренче тапкыр Иртыш буе Сабан туен оештырдык, 2022 елда Муса Җәлил урамында Муса Җәлил бюстын ачтык», - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров.

Аның әйтүенчә, әлеге эшләр халыкларның тугандаш булуларының дәлиле булып тора. «Бу ике яклы эш. БРИКС саммиты кысаларында Казанда Абайга һәйкәл ачылды. Тукай, Абай, Җәлил һәйкәл-бюстларының ачылуы бүгенге көндә ике республика арасында тугандаш җепләрен өзми торган күпер барлыгы күрсәткече. Абайны язуга өйрәткән кеше дә бит татар кешесе. Бу элемтәләр мәгърифәтчелек утының сүнмәвен күрсәтә. Семейда яшәүче кардәшләребез белән әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендә генә түгел, эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты һәм аның тирән тамырлары бар», - диде Данис Шакиров.

Ул Габделхак Ахунҗановга аерым рәхмәтен әйтте. «Милләтебез шәхесләрдән тора. Без еш кына XIX-XX гасыр мәгърифәтчеләрен атап узабыз. Бүгенге көн шәхесләренең берсе – халкыбызның сөекле улы, армый-талмый татар оешмасын һәм Татар сәнгате мәктәбен оештыруга нигез салган һәм аның эшчәнлегенең дәвамлы булуында, «Иртыш моңнары» фестивален оештыруда күп көч түккән – Габделхак Ахунҗанов!» – диде Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлегенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Данис Шакиров «Иртыш моңнары» һәм «Истәлек» ансамбльләре әгъзаларына Рәхмәт хатлары белән, «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән Казахстан Республикасы Абай өлкәсе Татар иҗтимагый үзәгенең президиум әгъзаларын бүләкләде.

Абай өлкәсенең Эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе Айдар Садырбаев җылы кунакчыллык һәм Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелгәне өчен рәхмәт белдерде. «200ләп кеше Казанга килде. Абай өлкәсенең иҗади коллективлары бик бай мәдәни программа тәкъдим итә. Бу чаралар ике дәүләтнең сәясәте, узган ел төзелгән килешүләр булганга күрә уздырыла. Узган ел, белгәнегезчә, Абай өлкәсе акимы җитәкчелегендә делегация Казанда булды һәм килешүләр төзелде. Бу чаралар – әлеге килешүләрнең дәвамы һәм алар ныгый гына бара», - диде ул.

«Бик зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле иптәшләр, милләттәшләр, дуслар! Бүгенге очрашу төрле милләт вәкилләренең үзара дус һәм тату яшәүләрен исбатлый, халыклар дуслыгы – зур бәхет. Безнең дә дуслыгыбыз мәңгелек булсын», - диде ул татарча котлавында.

Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин Татарстанның 27 даими вәкиллеген Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшләтүен, шуларның иң беренчеләре Казахстанда ачылуын билгеләп үтте. «Безнең мөнәсәбәтләребез иҗтимагый юнәлештә генә түгел, дәүләт сәясәтендә дә алып барыла. Ике якның да фәнни, сәяси, икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү буенча килешүе бар. Бу мөнәсәбәтләр үсә генә», - диде ул.

Ренат Вәлиуллин Габделхак Ахунҗановка Рәхмәт хатын тапшырды. Продюсер Җәүдәт Гыйльманов Габделхак Ахунҗановка Таһир Якупов исемендәге Россия күләмендәге фестиваль-конкурста җиңүләре белән котлап диплом тапшырды. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, РФ атказанган урманчысы Харис Мусин да котлау сүзләрен җиткерде, Абай өлкәсендә Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Васил Шәйхразыев, Данис Шакиров һәм үзенең агач утыртуы турында әйтте.

Чара Казахстан һәм Татарстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, казах халкының мәдәнияте, сәнгатен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру максатында үткәрелде. Программада татар, казах халык җырлары, шулай ук казах шагыйрьләре һәм композиторларының авторлык әсәрләре тәкъдим ителде. Моннан тыш, татар сәнгать мәктәбе эшләренең күргәзмәсе ачылды (җитәкчесе – Рая Масаева).

  • «Иртыш Моңнары» Татар халык җыр һәм бию ансамбле – Семей шәһәрендә (Семипалатинскида) 1987 елда Габделхак Ахунҗанов тарафыннан оештырыла, ул ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе. Оешканнан бирле коллектив шәһәрнең иҗтимагый тормышында, музыкаль һәм мәдәни чараларда актив катнаша, Көнчыгыш Казахстанда татар мәдәниятенең флагманы булып тора.
  • «Истәлек» ансамблен 1990 елда Габделхаков Ахунҗанов оештыра, ул аның җитәкчесе була һәм бүгенге көнгә кадәр җитәкли. Нәкъ менә «Истәлек» ансамбле Иртыш буе татарларының матди һәм рухи мәдәниятенең югалган элементларын торгыза. 2005 елда «Истәлек» кә» ансамбленә «халык» исеме бирелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100