Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда сайлаулар көнне тавыш биргән һәр кеше браслетка ия була, аның белән транспортта бушлай йөри, "Казан-Арена" стадионына керә ала
Садионда исә "Минем сайлавым - минем республикам" дигән бәйрәм марафоны уза
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 14 сентябрь көнне Казанда, ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаган көнне, һәр тавыш бирүче "Мин тавыш бирдем" дип язылган браслет алачак, ул үзенең хуҗасына кайбер өстенлекләр бирә. Бу хакта "Казан-Арена" стадионында узган "Минем сайлавым - минем республикам" марафонына багышланган матбугат конференциясендә Казан каласы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бу браслет һәр тавыш бирүчегә, кемне сайлавына карамастан, "Казан-Арена" стадионына керергә мөмкинлек бирә. Анда иртәнге 10 нан алып кичке 10 га кадәр бәйрәм чаралары узачак. Балалар исә бәйрәмгә әти-әниләре белән генә килә ала.
Шулай ук әлеге браслетны таккан кеше көн дәвамында теләсә кайсы шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөри ала.
"Казан-Арена" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Вадим Андреев бәйрәмгә килергә җыенучыларга җәмәгать транспортынан файдаланырга киңәш итте, гәрчә ул көнне стадион янындагы парковка иртәнге сәгать 10 нан ачылса да.
Ул көнне стадион яныннан узучы 15 автобус, 2 троллейбус һәм 2 трамвай маршруты 23.30 га кадәр эшләячәк. Шулай ук "Кәҗә бистәсе" метро станциясенә кадәр өстәмә автобус маршрутлары да оештырылу каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз