news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сайлау участокларын биналарның беренче катына күчерделәр

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы булсын өчен, Казанда икенче каттан югарырак урнашкан сайлау участоклары калмады.

Казанда сайлау участокларын биналарның беренче катына күчерделәр
Михаил Захаров/архив

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). 8 сентябрьдә узачак сайлауларга әзерлек кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы булсын өчен, Казанда сайлау участокларын биналарның беренче катларына күчерделәр. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Евгений Варакин сөйләде.

«8 сентябрьдә узачак сайлауларга әзерлек кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар белән аерым эш алып барыла. Сайлау участоклары биналарның түбән катларына күчерелде. Шулай итеп, хәзерге вакытта Казанда икенче каттан югарырак урнашкан сайлау участоклары калмады», — дип хәбәр итте Евгений Варакин.

Традиция буенча, Казанда тавыш биргән сайлаучылар участокларда җир өсте җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы бирә торган махсус беләзекләр алачак. Моннан тыш, сайлау участокларында күчмә сәүдә һәм мәдәни программа оештырыла. Тавыш бирү көне республика шәһәрләрендә зур бәйрәм концертлары белән тәмамланачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100