Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда сайлау комиссиясе әгъзалары өчен семинарлар уза
27 февральдән 3 мартка кадәр Татарстанның Әгерҗе, Менделеевск, Мамадыш, Алабуга, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында семинарлар үтәчәк.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстан үзәк сайлау комиссиясе Казанда, шулай ук Татарстанның Әгерҗе, Менделеевск, Мамадыш, Алабуга, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен семинарлар үткәрә. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Семинар тыңлаучыларына «мобиль сайлаучы» һәм бюллетеньнәрне эшкәртү комплексы белән ничек эшләргә икәнлеге хакында сөйләячәкләр. Моннан тыш, сайлау комиссиясе әгъзаларына шикаятьләр һәм гаризаларны карау тәртибен, шулай ук сайлаучылар исемлеге һәм беркетмәләр белән эшләү кагыйдәләрен аңлатачаклар.
Республика районнарында семинарлар түбәндәге адреслар буенча уза:
Әгерҗе районы: 27 февраль, 10.00 сәгать, Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 13.
Менделеевск районы: 27 февраль, 14.30 сәгать, Менделеевск шәһәре, Зеленая урамы, 23.
Мамадыш районы: 28 февраль, 10.00 сәгать, Мамадыш шәһәре, М.Җәлил урамы, 23/33.
Алабуга районы: 28 февраль, 14.00 сәгать, Алабуга шәһәре, Нефтьчеләр урамы, 24.
Казан шәһәре: 1-2 март, Пушкин урамы, 86. 1 мартта 10.00 һәм 13.00 сәгатьтә – Авиатөзелеш, Яңа Савин, Вахитов һәм Идел буе, 2 мартта Киров, Мәскәү һәм Совет районнары территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары өчен.
Балык Бистәсе районы: 3 март, 10.00 сәгать, Балык Бистәсе, Ленин урамы, 83Б.
Лаеш районы: 3 март, 14.00 сәгать, Лаеш шәһәре, Лебедев урамы, 30.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз