news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сайлау комиссияләре эшенә тыкшынуның сигез очрагы булган

Казанның хокук саклау органнары хезмәткәрләре сайлау турындагы закон таләпләре бозылган 45 листовка һәм 47 буклетны конфискацияләгән.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия Президентын сайлау көнендә Казанның хокук саклау органнары хезмәткәрләре сайлау комиссияләре эшенә тыкшынуның сигез очрагына чик куйган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Алексей Соколов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта белдерде.

«Тавыш бирү көнендә сайлау комиссиясе тарафыннан сайлау турындагы законда билгеләнгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга комачаулауга бәйле сигез, сайлау турындагы закон таләпләре бозылган агитация материаллары таратуга кагылышлы бер фактка чик куелды. Барлыгы 45 листовка һәм 47 буклет конфискацияләнде», - диде Соколов.

Әлеге фактлар буенча 11 административ эш кузгатылды, диде ул.

18 мартта тавыш бирү башланганчы барлык объектлар да кинологлар тарафыннан тикшерелгән, бөтен сайлау участоклары да металл детекторлар белән җиһазландырылган, җәмәгать тәртибен саклауга 2 меңгә якын полицейский җәлеп ителгән.

«Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә шәһәр территориясендә җәмәгать тәртибен бозуга юл куелмады», - дип сүзен йомгаклады Соколов.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100