news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сайлау көнне Гүзәл Уразова, Диана Арбенина, «Любэ» төркеме чыгыш ясаячак

Концерт программасы «Казан Арена» стадионы янында 14.00 сәгатьтә башлана.

Казанда сайлау көнне Гүзәл Уразова, Диана Арбенина, «Любэ» төркеме чыгыш ясаячак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 8 сентябрьдә - сайлау көнне «Казан Арена» стадионы янында шәһәр халкын зур бәйрәм концерты көтә. Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Тамашачылар каршында Россия һәм Татарстан эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Алар арасында «Любэ», «Ночные снайперы» төркемнәре, Диана Арбенина, рэпер Slame, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов кебек җырчылар бар», - диде спикер.

Концерт программасы 14.00 сәгатьтә башлана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot