Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда сайлау көннәрендә җәмәгать транспорты төнге уникенче яртыга кадәр йөриячәк
17-19 сентябрьдә «Мин тавыш бирдем!» беләзеге буенча җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бердәм тавыш бирү көнендә Казанның җир өсте җәмәгать транспортының эш режимы 23:30 сәгатькә кадәр озайтылачак. Бу хакта Казан мэриясе Транспорт комитетына сылтама белән хәбәр итә.
13:00 сәгатьтән бәйрәм чаралары тәмамланганчы №10, 10а, 18, 33, 35, 35а, 36, 45, 46, 49, 55, 60 номерлы автобус маршрутлары, 5, 5а, 6 номерлы трамвай маршрутлары һәм Х.Ямашев проспекты буенча 2, 13 номерлы троллейбус маршрутлары эше озайтылачак. Шулай ук 62, 74, 75 номерлы автобус маршрутлары һәм 1 номерлы троллейбус маршруты, Чистай урамы буенча йөрүче 28, 28а, 43, 54 номерлы автобус маршрутлары, Ф.Әмирхан урамындагы маршрут эше дә көчәйтеләчәк.
17-19 сентябрьдә «Мин тавыш бирдем!» беләзеге буенча җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз