news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сайлау көнендә бәйрәм программасы салют белән тәмамлана

Салютны «Казан Арена» каршындагы мәйданчыктан карау уңайлы булачак.

Казанда сайлау көнендә бәйрәм программасы салют белән тәмамлана
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан башкаласында  8 сентябрьдәге бердәм тавыш бирү көнендә бәйрәм программасы 22.00 сәгатьтә салют белән тәмамланачак. Аны карау өчен иң уңайлы нокта бәйрәм итүнең төп мәйданы булган «Казан Арена» стадионы каршында булачак. Бу хакта Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

«Барлык катнашучылар, әлеге кызыклы бәйрәм программасына килүчеләр, әлбәттә, салют күрәчәк. Ул бөтен Татарстанны шундый бердәм омтылышта берләштерүче яраткан көйгә була. Чөнки сайлаулар - чыннан да безнең барыбыз өчен бәйрәм, бу җәмгыять тормышында төп вакыйга», - диде спикер.

Ул «Казан Арена» стадионы каршындагы мәйданда концерт программасының 14.00 сәгатьтә башланачагын искәртте. Анда сайлау участогында махсус беләзек алган һәр кеше катнаша ала.

«Казан Арена» янындагы мәйданда уникаль ярышлар һәм экстремаль спорт төрләре буенча күрсәтмә чыгышлар булачак, «Әдәби ишегалды» рәвешендә интеллектуаль ял уздыру өчен шартлар тудырылачак, шулай ук киберспорт буенча күрсәтмә ярышлар уздырылачак», — диде Азат Абзалов.

Бу көнне төп сәхнәдә Гүзәл Уразова, «Волга-Волга» ВИА, Дана Соколова, Диана Арбенина һәм «Төнге снайперлар» һәм «Любэ» төркемнәре чыгыш ясаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100