news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Сәхнә арты дөньясында» дип исемләнгән музыкаль-әдәби очрашу үткәрелә

22 август, шимбә көнне, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Казан дәүләт яшь тамашачы театрының әйдәп баручы артистлары белән «Сәхнә арты дөньясында» дип исемләнгән музыкаль-әдәби очрашу үткәрелә.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Шакирҗанова һәм Татарстанның атказанган артисты Дмитрий Язов театрдагы беренче адымнары, иҗат юлына йогынты ясаган мөһим очрашулар һәм рольләр турында сөйлиячәк. Очрашу кунаклары шулай ук артистларның һөнәри серләре белән таныша һәм спектакльдән читтә кала торган шәхси тарихларын ишетә алачак, дип хәбәр итә Татарстанның Милли китапханәсе матбугат хезмәте.

Катнашучылар артистлар белән театр дөньясы, илһамлану һәм һөнәргә мәхәббәт турында әңгәмә кора, шулай ук актерларга һәр кич саен сәхнәгә чыгарга нәрсә дәрт өстәвен һәм рухландырып торуын белә алачак.

Җанлы кичәдә катнашу өчен алдан теркәлү мөһим.

Очрашу 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Пушкин урамындагы 86 йорт адресы буенча узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot