Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Шәхесләр. Заман. Хәтер» төбәкара туган якны өйрәнү конференциясе узды
Казанның Совет районындагы 95 нче фәнни-табигый лицеенда «Шәхесләр. Заман. Хәтер» дип исемләнгән төбәкара туган якны өйрәнү конференциясе уздырылды. Бу хакта Туган (татар) тел укытучылары ассоциациясе хәбәр итте.
Конференциягә Татарстан Республикасыннан, Россиянең 12 төбәгеннән һәм Белоруссиядән эшләр җибәрелгән иде. Чараның төп максаты — туган як тарихын, аерым шәхесләрнең тормыш юлын һәм мирасын өйрәнү, яшь буында туган төбәккә карата хөрмәт һәм патриотик хисләр тәрбияләү.
Конференция кысаларында катнашучылар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итте. Эшләр туган як тарихы, атаклы шәхесләр, гаилә архивлары, мәдәни мирас һәм башка юнәлешләрдә бәяләнде. Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, быелгы эшләр аеруча тирән эчтәлекле һәм оригиналь тикшеренүләргә нигезләнгән.
Чарада Татарстан мәгариф һәм фән өлкәсендәге белгечләр, тарихчылар, укытучылар һәм укучылар катнашты. Конференциянең иң яхшы эшләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, «Шәхесләр. Заман. Хәтер» конференциясе туган якны өйрәнүгә кызыксынуны арттыручы мөһим мәйданчык булып тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз