news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Савиново» сәүдә үзәге янында җир асты кичүен су баскан

Әлеге хәл Адоратский урамы һәм Ямашев проспекты киселешендә булды.

Казанда «Савиново» сәүдә үзәге янында җир асты кичүен су баскан
Соцсети

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Казанда «Савиново» сәүдә үзәге янында җир асты кичүен су баскан. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Мәгълүматтан күренгәнчә, сүз Адоратский урамы һәм Ямашев проспекты киселешендәге җир асты кичүе турында бара.

Кадрларда җир асты корылмасын су басканлыгы күренә. Кешеләр икенче якка машина юлын тыелган урыннан кисеп чыгарга мәҗбүр.

news_right_1
news_right_2
news_bot