news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда саунага ут кабу аркасында «Барионикс»ны эвакуацияләгәннәр

Казандагы сәүдә үзәкләренең берсендә автомат янгын сигнализациясе эшли башлавы турында хәбәр бүген 18.18 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр Мәҗит Гафури урамындагы икенче каттагы сауна бинасыннан көчле төтен чыгуын ачыклаган.

Сәүдә үзәге хезмәткәрләре һәм кунаклары янгын сүндерүчеләр килгәнче бинадан чыккан.

18.43 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр утны сүндергән.

Сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot