news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сатыш һәм Хуҗа Хәсән авыллары турында китаплар чыкты

Авторларны тарихчы галимнәр Дамир Исхаков, Фәйзелхак Ислаев, тарихчы археолог Альберт Борһанов котлады.

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә оештырылган чарада «Сатыш - гасырлар аша 1170-2017 еллар» (Казан, 2017) һәм «Хужа Хәсән — минем гомер бишегем» (Казан, 2017) һәм «Хужа Хәсән — әби-бабайлар китабы» китаплары тәкъдим ителде. Әлеге минутларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында туган як тарихына багышланган басмаларның презентациясе бара. 

Бүгенге глобализация чорында халык үзенең гореф-гадәтләрен күбрәк искә төшерә башлады. Туган якны өйрәнгән китапларның күбрәк чыга башлавы да шуның бер чагылышы. «Сатыш - гасырлар аша 1170-2017 еллар» китабы авторларының берсе икътисад фәннәре кандидаты, доцент Фәнил Габдрахманов шундый фикердә.

«Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» китабында Татарстанның Саба һәм Теләче районнарындагы авылларның, аеруча иң борынгыларының берсе булган Сатыш авылының тарихы, аның халкының гореф-гадәтләре, ачы язмышлары һәм казанышлары сурәтләнә. Язмалар бай та­рихи чыганакларга һәм дәлилләргә нигезләнгән. 675 битле саллы китапның авторлары - Фәнил Габдрахманов һәм Сәлман Гыйльмиев. Китапның тиражы - 100 данә. Фәнил Габдрахманов китапны саткан акча авыл зиратын төзекләндерүгә тотылачагын әйтте.

Вячеслав Данилов «Хужа Хәсән — минем гомер бишегем» китабы Татарстанның Кайбыч районында гомер итүче керәшен татарлары тормышын чагылдыра. Китапта шактый тарихи рәсми документлар бирелә. Вячеслав Данилов китапларын үзенең пенсия акчасына чыгаруын ассызыклады.

Авторларны тарихчы галимнәр Дамир Исхаков, Фәйзелхак Ислаев, тарихчы археолог Альберт Борһановлар котлады. Язучы Фәүзия Бәйрәмова әлеге китапларны кандидатлык диссертация булырдык дип билгеләде.

Китапларны тәкъдим итү кичәсендә галимнәр, төбәкне өйрәнүче һәвәскәрләр һәм журналистлар катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100