news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сатучы кызны пычак белән чәнчеп үтергәннәр

Эш урынында үлгән кызга 22 яшь булган

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Кичә Казанның Чуйков урамында  урнашкан кибеттә сатучы кыз үтерелгән.

Кичке 10нар тирәсендә бер ир-ат "Альпари" кибетенә кереп, 22 яшьлек сатучы кызга пычак белән кадаган. Ул алган яралардан фаҗига урынында үлгән. Әлеге коточкыч хәлнең шаһитлары полицейскийлар чакырткан, алар җинаятьчене тоткарлаган. Әлегә аның үтерелгән кыз белән таныш булу-булмавы әйтелми.

Әлеге очрак буенча бүген "Кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, аның буенча барлык материаллар Тикшерү комитетына тапшырылган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин.

(Гөлшат Ганиева әзерләде).

news_right_1
news_right_2
news_bot