Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла
2 февральдә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
1884 елда туган Шәриф Камалның гомере һәм иҗатында татар әдәбиятының инкыйлабка кадәрге алтын гасыры да, Гражданнар сугышының каршылыклы еллары, индустриализация казанышлары һәм социалистик реализм әдәбияты тууы да чагылыш тапкан. 1940 ел җиткәндә ул Татарстанның иң әһәмиятле һәм абруйлы язучыларының берсенә, остаз һәм үрнәк шәхескә әверелә. Вафатыннан соң ачылган музей-фатирның Казанда татар язучыларына багышланган иң беренче әдәби музей булуы да очраклы түгел.
Язучының 140 еллыгы уңаеннан музейда Шәриф Камалның аз билгеле кулъязмалары, фотосурәтләре һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә бөтен музей буенча бара: кунаклар әүвәл беренче катта урнашкан күргәзмә залы белән танышса, аннары мемориаль фатирда һәм китапханәдә куелган экспонатларны күрә ала. Шул рәвешле, Шәриф Камал биографиясеннән кадерле 140 мизгелне табып һәм күңел дәфтәренә бикләп булачак, диелә хәбәрдә.
Күргәзмә 4 июльгә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз