news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сара Садыйкова жырлары тупланган китап тәкъдим ителә

Актерлар йортында узачак җыр кичәсендә композиторның төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре яңгыраячак.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында 11 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, композитор, җырчы Сара Садыйкованы искә алу кичәсе булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Актерлар йортыннан хәбәр иттеләр.

Быел композитор Сара Садыйкованың 111 еллыгы билгеләп үтелә. Бу уңайдан С.Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская “Бибисара моңнары” дип аталган җырлар китабы әзерләп чыгарды. 11 ноябрьдә 15.30 сәгатьтә Актерлар йортында әлеге басма тәкъдим ителәчәк. “Бибисара моңнары” китабына композиторның моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры тупланган.

17.00 сәгатьтә башланачак җыр кичәсендә исә, Зөһрә Сәхәбиева, Георгий Ибушев, музыкант Динә Закирова һәм яшь талантлар да катнашыр дип көтелә. Алар Сара Садыйкова иҗат иткән әсәрләрне башкарачак.

Белешмә өчен: Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендə Казанда туа. Фатиха Аитова мəктəбендә белем ала. Совет власте елларында ачылган Педагогия техникумында укый. Аитова мəктəбендə һəм техникумда укыган елларында ук Сара Садыйкова җырлый башлаган. 1921 елгы ачлыктан җəфа күргəн кешелəр өчен хəйрия спектакле итеп куелган “Бүз егет” драмасында беренче тапкыр сəхнəгə чыгып, җырлап уйнала торган Сəхипҗамал ролен башкара. Техникумда җыр дəреслəре алып барган татар халкының беренче композиторы Солтан Габәши тәкъдиме белəн Сара Садыйкова Мəскəүгə Чайковский исемендəге консерваториягə укырга җибəрелə. Консерваториянең җиңелəйтелгəн программа белəн укытыла торган махсус бүлегендə вокал буенча белем ала (1922-1928 еллар). Шушы ук консерваториянең татар опера студиясен тəмамлый (1934-1938 еллар).

Сара Садыйкова – татар опера театрына нигез салучыларның берсе. Опера театры сəхнəсендə күп кенə онытылмас образлар иҗат итə. 1930 елларда Мəскəүдəге “Эшче” театрында, шулай ук Казандагы татар драма театрында эшлəп, Сара Садыйкова җырлап башкарыла торган күп кенә образлар тудыра. 1942 елда “Көтəм сине” тангосын язуы белəн Сара Садыйкованың композиторлык иҗаты башлана. Үзенең иҗат гомерендə ул 400гə якын җыр, 30дан артык спектакльгə музыка, инструменталь әсəрлəр яза, 2 музыкаль комедия иҗат итə. Сара Садыйковага Татарстанның атказанган артисткасы (1939), Татарстанның халык артисткасы (1977), Россиянең атказанган сəнгать эшлеклесе (1984) дигəн мактаулы исемнəр бирелә. 1982 елдан Сара Садыйкова Татарстан Композиторлар берлеге əгъзасы. 1986 елның 7 июнендə композитор, җырчы, актриса Сара Садыйкова каты авырудан соң вафат булды. Ул вафатыннан соң Татарстанның Г.Тукай исемендəге дəүлəт бүлəгенə (1990 ел) лаек дип табыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100