Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Сара Садыйкова истәлегенә мемориаль такта куячаклар
Тиешле боерыкны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Казанда Кәрим Тинчурин урамындагы 7а йорт фасадында татар композиторы Сара Садыйковага мемориаль такта урнаштырырга планлаштыралар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тиешле боерыкны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Бу йортта Садыйкова 1963 елдан 1977 елга кадәр яшәгән. Мемориаль такта Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты инициативасы белән куелачак.
Сара Садыкова Казанда туып-үскән. Ул Фатыйха Аитованың татар хатын-кызлар гимназиясендә һәм Казан педагогика техникумында укый. Шуннан соң Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясенә укырга керә. 1938-1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисткасы була.
Ул 18 спектакльгә 400гә якын җыр һәм музыка яза. Шулай ук «Мәхәббәт җыры» һәм «Кияүләр»музыкаль комедияләренең авторы да әле.
1939 елда - ТАССРның атказанган артисты,1977 елда - Татарстан АССРның халык артисты. 1984 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен ала, ә 1990 елда үлгәннән соң ТАССРның Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз