news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Сара Садыйковага багышланган «КАЙТАВАЗ. Сара Садыйкова» концерты була

Казанда Сара Садыйковага багышланган «КАЙТАВАЗ. Сара Садыйкова» концерты була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

26 октябрьдә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «КАЙТАВАЗ. Сара Садыйкова» дип исемләнгән концерт узачак. Җыр кичәсе «Калеб» яңа буын җыенының концертлар циклын дәвам итә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Моңа кадәр гөрләп узган Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев иҗатына багышланган концертлардагы кебек үк, Сара Садыйкованың 120 еллык юбилее уңаеннан уздырылган әлеге концертта да ике чор кисешәчәк: үткәннән кайтаваз булып яңгыраган мәшһүребез моңнары һәм «Калеб» яңа буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар. Алар бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак.

«Кайтаваз» концертлары безнең өчен имтиханга тиң. Бу юлы да зур җаваплылык һәм дулкынлану белән әзерләнәбез. Сара апаның җырларын сайлау үзе бер сынауга әверелде: барысын да яңгыратасы, тагын бер кат ишеттерәсе килә бит! Тормыш юлларын өйрәнгәндә, командабыз белән аның иҗатына кабат гашыйк булдык, яңа фактларга юлыктык, чын мәгънәсендә сокланырлык шәхес булган ул. Татар мәдәниятен чиксез баеткан Сара апабызны тиешле дәрәҗәдә бәяли алсак иде!» – дип уртаклашты «Калеб» яңа буын җыены авторы, Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Гүзәл Сәгыйтова

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Беренче профессиональ татар хатын-кыз композиторы, 400дән артык җыр авторы, җырчы, актриса... Сара Садыйкова искиткеч күпкырлы талант иясе булган! Концертның хөрмәтле кунагы, 101 яшен тутырган Әлфия Айдарская әнисен болай дип искә ала: «Аның 65 еллык иҗат юлы – татар халкы белән бергәләп үткән юл. Юкка гына аны «татар сандугачы» дип атамаганнар. Ул оптимистик рухлы, аралашучан, тырыш, энергияле, шат күңелле һәм һәрвакыт бик дөрес, туры сүзле иде... Кайчак өйдә аның иске язмаларын кабызып тыңлыйм. Мин аны бик тә сагынам».

Әлфия Айдарская

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Концертта катнашалар: Артур Исламов, Эльза Заяри, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Алинә Кәримова, Азат Кәримов, Алмас Хөсәенов, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Инсаф Ганибаев, Илүзә Вәлиуллова, Айгиз Хәйдәршин, «Кәyef studio» оркестры һәм оркестрның сәнгать җитәкчесе, дирижер – Ильяс Камал.

Чараның режиссёры – Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты, режиссёр Булат Гатауллин, сценарий авторы – шагыйрә, драматург Резеда Гобәева.

Концерт Казан мэриясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Калеб» яңа буын җыены тарафыннан оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot