news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач» XII фестиваль-бәйге узачак

Татарстан, Чувашия, Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән яшь җырчылар Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач – 2023» татар җыры һәм музыка уен коралларының XII төбәкара ачык фестиваль-бәйгесендә катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фестиваль-бәйге Казанда 2004 елдан бирле үткәрелә. Быел ул Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына һәм Педагог һәм остаз елына багышлана.

Фестивальдә балалар музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре һәм Татарстан һәм Россия төбәкләренең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнаша. Конкурс балаларны фестиваль хәрәкәтенә, Сара Садыйкованың иҗади мирасына, татар милли музыкасы традицияләренә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100