Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда санкциягә эләккән 200 кг грушаны юк иткәннәр
Татарстан Транспорт прокуратурасы хезмәткәрләре Казан базарларының берсендә "законсыз" Польша җиләк-җимеше партиясенә тап булган.
(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Казанда санкциягә эләккән 200 кг грушаны юк иткәннәр. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.
Татарстан Транспорт прокуратурасы хезмәткәрләре Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре белән бергә Казан базарларында тикшерү үткәрделәр. Рейд нәтиҗәсендә шәһәр базарларының берсендә Польша грушалары сатулары ачыкланган.
Прокуратура таләпләре буенча, санкциягә эләккән 200 кг җиләк-җимешне сатудан алганнар һәм юк иткәннәр. Тыелган продукция хуҗасын административ җаваплылыкка тартканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз