news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казанда Санкт-Петербург белгечләре катнашында пассажирлар ташкыны өйрәнеләчәк

^Казанда Санкт-Петербург белгечләре катнашында пассажирлар ташкыны өйрәнеләчәк

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьва). Казанда 22-23 мартта Санкт-Петербург белгечләре катнашында пассажирлар ташкыны өйрәнеләчәк. Беренче көнне кечкенә һәм аеруча кечкенә автобуслардагы пассажирлар саны тикшереләчәк. Икенче көнгә исә белгечләр зур автобуслардан, трамвай, троллейбуслар һәм метрополитеннан файдаланучы пассажирлар арасында сорашу үткәрәчәк. Бу оптимальләштерелгән шәһәр транспорт схемасын эшкәртү өчен кирәк. Хәзерге вакытта исә Татарстан башкаласында транспорт маршрутлары оешмаган төстә салынган.

Эш барышында белгечләр шәһәрнең маршрут челтәре йөкләнешен, пассажирлар илтү күләмен, тукталышларда пассажирлар әйләнешен өйрәнәчәк. Ташламалы йөрү хокукы булган пассажирлар саны тикшереләчәк. Шуңа бәйле рәвештә Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитетының транспорт һәм элемтә комитеты хезмәткәрләре казанлылардан әлегә чарага аңлап карауларын, исәпкә алучыларның сорауларына төгәл җавап бирүләрен үтенә

news_right_1
news_right_2
news_bot