Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Сандугач» ХI Халыкара вокалистлар конкурсы була
2 мартта Казан дәүләт мәдәният институтында «Сандугач-Соловей» ХI Халыкара вокалистлар конкурсы була. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Конкурс сәләтле иҗади яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру, вокалчы солистларның башкару осталыгын камилләштерү, шулай ук укытучылар, катнашучылар һәм мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белем бирү оешмалары арасында иҗади элемтәләрне ныгыту һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырыла.
Күпсанлы үтенечләр буенча «Сандугач - Соловей» Халыкара вокалистлар конкурсының оештыру комитеты бәйгедә шәхсән һәм читтән торып катнашу мөмкинлеге дә бирә.
Катнашучылардан гаризалар 24 февральгә кадәр sandugach_vinera@mail.ru электрон адресына кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз