news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда «Сандецкий утарында Jazz» фестивале оештырыла
8 июльдән 26 августка кадәр Казанда «Сандецкий утарында Jazz» IV Халыкара импровизация музыкасы фестивале узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). 8 июльдән 26 августка кадәр Казанда «Сандецкий утарында Jazz» IV Халыкара импровизация музыкасы фестивале узачак.
Фестиваль кунакларын июль һәм августның һәр пәнҗешәмбе көнендә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее каршы алачак. Һәр концерт кичәсе музыканың аерым бер юнәлешенә багышланачак. Фестиваль белән хореографлар Ольга Алферова (Санкт-Петербург), Елена Музеева («Картонный дом» коллективыннан) һәм биючеләр – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солистлары - Михаил Тимаев, Артем Белов, Нурбәк Батуллин белән хезмәттәшлек итә.
Фестиваль яңа «KLANGBRÜCKE: von der Neue Musik zum NowJazz!» («Тавышлы күпер: Яңа музыкадан NowJazzка!») дигән проект белән ачыла. Анда Алмания музыкантлары һәм Россиянең танылган «JAZZIA» коллективы башкаручылары - Ольга Скепнер, Олег Анохин һәм Дмитрий Панькин чыгыш ясаячак. Кунак булып Алманиядән композитор, гитарачы, иң яхшы стикист Матиас Сороф һәм тынлы коралларда уйнаучы, композитор һәм электрон музыка остасы Влад Быстров катнашыр дип көтелә.
Быел фестивальне атаклы «Impact Fuze» дигән интернациональ төркем йомгаклаячак. Аның составында Мәскәү җырчысы Антон Давидянц, Париждан барабанчы Йоан Шмидт һәм Ташкенттан гитарачы Федор Досумов уйнаячак. Бу төркем power-trio жанрында уйный. Шулай ук «SUNSHINE», «SUMMER NIGHT JAZZ» төркемнәре чыгыш ясаячак.
Джаз фестивале уңаеннан музей музыка программаларына сынлы сәнгать, бүгенге заман фотолары күргәзмәләрен әзерли. Алар арасында – Эдгар Деганың “Ярым яктылык киңлегендә”, “Мейсен. Фарфор заводына 300 ел”, XVI-XIX гасырларда Көнбатыш-Аурупа сәнгате, XIX йөз ахыры- XX гасыр башы рус авангарды күргәзмәләре игътибарны җәлеп итәчәк.
«Сандецкий утарында JAZZ” фестивален ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм «Art Of Jazz Company» агентлыгы оештыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot