news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда самолет һәм вертолетлар төзү буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк туры узачак
Олимпиадада Кытайның Нанкин аэронавтика һәм астронавтика университеты студентлары да катнашырга теләк белдерде
Скопировать ссылку
(Казан, 2 ноябрь, “Татар–информ”). 16–19 ноябрь көннәрендә Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында “Самолет һәм вертолетлар төзү” белгечлеге буенча Бөтенроссия студентлар олимпиадасының II (төбәк) туры узачак.
Олимпиадада Туполев исемендәге КДТУ, академик Королев исемендәге Самара дәүләт аэрокосмос университеты, Алексеев исемендәге Түбән Новгород дәүләт техник университеты, Воронеж дәүләт техник университеты, Мәскәү авиация институты командалары катнаша. Олимпиадада Кытайның Нанкин аэронавтика һәм астронавтика университеты студентлары да катнашырга теләк белдерде, дип хәбәр итә КДТУ–КАИның матбугат хезмәте.
Олимпиада кысаларында анда катнашучылар проектлаштыру буенча классик конкурс биремнәрен, шулай ук “Туполев” ААҖнең Казан филиалы һәм “Сокол” тәҗрибә–конструкторлык бюросы” ААҖ тематикасы буенча реаль проект биремнәрен чишәчәк.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерларга бүләкләр тапшырылачак, шулай ук ХХI гасыр авиациясе перспективалары буенча бәхәс клубы узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot