news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иран Президенты Масуд Пезешкиан: БРИКС бер поляр дөньяга чик куячак

БРИКСта катнашучы илләрнең үзара хезмәттәшлеге Американың бер поляр дөньясын бетерәчәк. Бу хакта Иран Президенты Масуд Пезешкиан Казанга оешма саммитына очар алдыннан IRIB телеканалы эфирындагы белдерде.

«Бу саммитта катнашачак дәүләт башлыклары БРИКСка үз карашларын тәкъдим итәчәк, бу сәфәр Американың бер поляр дөньясын караңгылатырга мөмкин. БРИКС - Америка тоталитаризмыннан чыгуга юл», - дип ышаныч белдерде сәясәтче (ТАСС буенча цитата).

«Сәфәр Россия Президенты Владимир Путин чакыруы буенча үткәрелә һәм ул күп поляр дөнья төзергә омтылучы БРИКС илләре лидерлары очрашуыннан гыйбарәт», - диде Пезешкиан.

Иран Ислам Республикасы Президенты фикеренчә, БРИКСта хезмәттәшлек «бердәмлек» өчен, шулай ук Кушма Штатлардан һәм Америка долларына бәйлелекне киметү өчен кирәк. Пезешкиан шулай ук саммит барышында «энергетика, сәнәгать, сәүдә һәм туризм өлкәсендә яхшы килешүләргә ирешергә», ә аның кырларында РФ Президенты, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди һәм Кытай Халык республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән сөйләшүләр уздырырга исәп тотуын өстәде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Казанда БРИКСның 16нчы саммиты башлана, ул өч көн дәвам итә. Чара рәсми булмаган төшке ашка килүче катнашучы илләр делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасыннан башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100