Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Композитор Шамил Шәрифуллинның 75 еллыгына багышланган халыкара конференция була
Казанда 5-6 декабрьдә «Композитор һәм фольклор: теория, тарих, практика» дип аталган халыкара фәнни конференция узачак. Татар композиторы Шамил Шәрифуллинның 75 еллыгына багышланган вакыйганы Казан дәүләт консерваториясе РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештыра. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына композиторның кызы Гүзәл Әбелханова хәбәр итте.
Конференциядә тикшеренүчеләр, укытучылар, аспирантлар, музыка югары уку йортлары студентлары, сәнгать профилендәге фәнни-тикшеренү институтларының фәнни хезмәткәрләре, композиторлар, башкаручылар һәм музыкаль педагоглар катнаша.
Фәнни форумның темасы фольклор һәм композиторлык осталыгы өлкәсендәге музыка белеме теориясе һәм алымнары, милли үзенчәлек, бүгенге композиторлар иҗатындагы фольклор элементлары мәсьәләләре, музыкаль-этнографик экспедицияләр, Россиянең милли композиторлык мәктәпләре, мөселман музыкаль-поэтик традициясе, шулай ук Шамил Шәрифуллин иҗаты белән бәйле.
Конференция материаллары буенча мәкаләләр җыентыгы нәшер итәргә ниятлиләр.
-
Шәрифуллин Шамил Камил улы – композитор, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992). 1949 елның 13 сентябре, Төрекмәнстан ССР, Чарджоу өлкәсенең Фараб бистәсендә туган. 1973 елда Казан консерваториясен (А.Лупповта композиция классы) тәмамлый. 1972–1982 елларда Идел буе халыклары музыкасы кабинеты мөдире була. Дмитрий Шостакович премиясе лауреаты. 2007 елның 25 декабрендә Казанда вафат булды.
-
Композитор һәм педагог Шамил Шәрифуллинның өч хор концерты, 2 симфониясе, симфоник оркестр өчен концертлары, инструменталь әсәрләре һәм күпсанлы җырлары бар. «Мөнәҗәтләр» һәм «Авыл көйләре» исемле хор концертлары өчен 2005 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1976-2001 елларда Казан консерваториясенең теория һәм композиторлык кафедрасында белем бирә, үз укучыларын тәрбияли. Шамил Шәрифуллин татар музыка этнографиясен үстерүгә дә зур өлеш кертә. Фольклор экспедицияләре оештыруда катнаша, аларның нәтиҗәләрен җыентык итеп бастыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз