Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Шамил Шәйдуллинның шәхси күргәзмәсе ачыла
Бүген Казанда Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә Россия Федерациясенең атказанган рәссамы һәм Татарстан Республикасының халык рәссамы Шамил Шәйдуллинның «Барысында да аның чагылышы»/«Он есть Все – Все есть Он» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә Шамил Шәйдуллинның 70 тән артык картинасы тәкъдим ителә, аларның бер өлеше беренче тапкыр куела. Шулай ук рәссамның картиналарны ясар алдыннан озак уйлануларын, эзләнүләрен чагылдыручы эш язмаларыннан торган инсталляция тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе матбугат хезмәте.
Экспозициядә тәкъдим ителә торган эшләрендә аның Каземир Малевич һәм Василий Кандинский мирасына мөрәҗәгать итеп, алардан үрнәк алып, рәссамның үз нәтиҗәләрен ясавын аңларга була. Шәйдуллинның абстракт картиналары тамашачыны яссылыктагы нокта һәм сызык турында уйланырга мәҗбүр итә.
Соңгы елларда Шәйдуллин иҗатында чәчәкләр темасы аерым урын алып тора. Күргәзмәгә килүчеләр биредә беренче тапкыр чәчәкләр сурәтләнгән картиналар белән таныша ала. Әлеге циклда Шарль Бодлерның күренекле «Цветы зла» җыентыгы белән бәйләнешне күзәтергә була.
Шамил Шәйдуллин иҗатында Сабантуй, Сөембикә ханбикә кебек милли образлар, Габдулла Тукай мирасы чагыла. Рәссамның «иҗади сандыгында» милли тамырлар һәм фәлсәфи уйланулар белән бәйле дүрт меңнән артык картина бар дип санала.
Күргәзмә кунаклары биредә рәссамның фотосурәтләре, аның шәхси әйберләре, бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондында саклана торган вакытлы матбугат язмалары белән дә таныша ала.
Күргәзмә 15:00 сәгатьтә ачыла.
Экспозицияне карау өчен 29 ноябрьгә кадәр 12:00–21:00 вакыт аралыгында килергә була.
Чара бушлай оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз