news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Шамил Ганиев истәлегенә ирекле көрәш турнирында төрле төбәк спортчылары катнаша

Казанда 30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Ракета» спорт комплексында ирекле көрәш буенча ачык турнир уза. Ирекле көрәш буенча 17нче республика ачык турниры СССРның спорт мастеры Шамил Ганиев истәлегенә багышланган. Анда Россиянең 10га якын төбәгеннән 100дән артык егет һәм кыз катнаша.

Ярышларны ачу тантанасы бүген, 1 декабрьдә, Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә була. Анда ТР Спорт көрәше федерациясе президенты, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Вострикова, Казан спорт комитеты вәкилләре, иганәчеләр катнаша. Тантанага шулай ук ирекле көрәш ветераннары да чакырылган.

Татарстанны ярышларда Түбән Кама, Зәй, Чаллы, Мамадыш, Тәтеш, Менделеевск, Байлар Сабасы, Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән яшь көрәшчеләр тәкъдим итә. Моннан тыш, Татарстан башкаласында Мәскәү, Пермь крае, Чувашия, Удмуртия республикалары, Самара, Ульяновск, Түбән Новгород, Пенза өлкәләре спортчылары чыгыш ясаячак.

Егетләр 13, кызлар 2 үлчәм авырлыгында катнаша. Ярышларның баш хөкемдары - Марат Ларин. Турнирның җиңүчеләренә һәм призерларына Казанның Физик культура һәм спорт комитетыннан, шулай ук иганәчеләрдән истәлекле медальләр, дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылачак, дип яза «Татар-информ».

  • Шамил Ганиевич Ганиев СССРның спорт мастеры, берничә тапкыр Татарстан чемпионы, Россия зонасының (Идел буе) дүрт тапкыр чемпионы, РСФСР, ВЦСПС, Мәскәү Спартакиадасы бронза призеры, «Зенит» ЦС чемпионы булган. Аның истәлегенә багышланган турнир Татарстанда ирекле көрәшне популярлаштыру, шулай ук спорт осталыгын арттыру, үсмерләрне һәм яшьләрне спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында уздырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100