news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Шамил Ганиев истәлегенә ирекле көрәш турниры узды

Казанда Шамил Ганиев истәлегенә ирекле көрәш турниры узды

«Ракета» спорт комплексында Шамил Ганиев истәлегенә багышланган II төбәкара ирекле көрәш турниры узды. Ярышларда 30дан артык команда һәм 200дән артык спортчы катнашты.

Көрәш келәмендә Татарстан, Чабаксар, Тольятти, Ижевск, Пермь, Ульяновск, Киров, Оренбург, Орск, Арзамас һәм Идел буе федераль округының башка шәһәрләреннән спортчылар очрашты.

Турнирга ТР Спорт көрәше федерациясе вице-президенты Ленар Гаянов, «Фортэкс» ҖЧҖ генераль директоры Рәүф Галәмов, Казан шәһәре ирекле көрәш федерациясе президенты Дамир Габделхаков, шулай ук ирекле көрәш ветераннары, Шамил Ганиевның укучылары һәм гаиләсе чакырылган иде.

«Казанда инде 19 ел әтинең истәлегенә багышланган турнир узу белән горурланам. «Ракета» спорт мәктәбендә әти берничә буын спортчыларны тәрбияләде, ул хөрмәтле тренер һәм яхшы кеше булды. Укучылары аны яратты һәм хөрмәт итте», – дип билгеләп үтте ярышларны оештыручыларның берсе, «Фортэкс» генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Азат Ганиев.

Быел 8-14 яшьлек көрәшчеләр 17 авырлык категориясендә көч сынашты. Турнир җиңүчеләрен һәм призерларын Казан Физик культура һәм спорт комитетыннан, шулай ук турнирның иганәчеләреннән истәлекле медальләр, дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр.

Турнир 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул башта шәһәр ярышы гына булса, соңгы ике елда төбәкара турнир буларак уза.

Фото: турнирның матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot