news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Шамил Ганиев истәлегенә ирекле көрәш турниры 200дән артык спортчыны җыйды

Казанда «Ракета» спорт комплексында Шамил Ганиев истәлегенә ирекле көрәш буенча II төбәкара турнир узды. Ярышларда 200дән артык спортчы катнашты. Бу хакта турнирның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Келәмдә Татарстан, Чабаксар, Тольятти, Ижевск, Пермь, Ульяновск, Киров, Оренбург, Орск, Арзамас һәм Идел буе федераль округының башка шәһәрләреннән дә спортчылар очрашты. Турнирда барлыгы 30дан артык команда көч сынашты.

Катнашучыларны Татарстанның Спорт көрәше федерациясе вице-президенты Ленар Гаянов, «ФОРТЭКС» җәмгыятенең генераль директоры Рәүф Галләмов, Казан шәһәренең ирекле көрәш федерациясе президенты Дамир Габделхаков, шулай ук ирекле көрәш ветераннары, Шамил Ганиевның укучылары һәм гаиләсе сәламләде.

«Казанда 19 ел рәттән әтием истәлегенә багышланган турнир узуы белән горурланам. Ул «Ракета» спорт мәктәбендә берничә буын спортчылар тәрбияләде, хөрмәтле тренер һәм яхшы кеше булды. Укучылар да аңа тартылды, яратты һәм хөрмәт итте», – дип сөйләде ярышларны оештыручыларның берсе, «Фортэкс» җәмгыяте генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Азат Ганиев. - Турнирның әле камилләштерәсе урыннары бар. Шулай да горурланырлык сәбәпләр дә байтак: елдан ел ярышларның географиясе киңәя, катнашучылар саны арта. Безгә башка төбәкләрдә, бөтенроссия турнирларында җиңүчеләр, шулай ук округлар һәм Россия беренчелекләрендә җиңүчеләр килә. Тиздән бөтен Россиядән спортчыларны җыярбыз дип өметләнәбез».

Быел 8-14 яшьлек көрәшчеләр 17 авырлык категориясендә көч сынашты. Турнирда җиңүчеләрне һәм призерларны Казанның Физик культура һәм спорт комитеты истәлекле медальләр, дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләде.

Турнир 2007 елдан башлап үткәрелә. Моннан 20 ел элек ул бары тик шәһәрдә генә уза, соңрак республикакүләм ярышка әйләнә. Ике ел инде ярыш төбәкара турнир статусын йөртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot