news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда самавыр музее, Кыш бабай утары һәм рәссамнар галереясы ачылды

Яңа объектлар җирле мәдәниятне популярлаштыру кысаларында гамәлдә

 (Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Казандагы “Туган авылым” комплексында өч яңа объект - самавыр музее, Кыш бабай утары һәм Татарстан рәссамнары галереясы ачылды.

Ачылыш тантанасына балалар, шулай ук ММЧ вәкилләре чакырылган иде. Кыш бабай белән Кар кызы кунакларны үз утарларында кабул итте. Балалар шигырьләр сөйләп һәм җырлап бүләк алдылар. Кыш бабайның шәһәрдәге утары һәр бала да татар Кыш бабаен һәм аның оныгы Кар кызын күрә алсын һәм аралашсын, әйлән-бәйлән уйнасын, истәлеккә фотога төшсен һәм теләкләр теләсен өчен ачылган.

Шулай ук бүген самавыр музее эшли бапшлады. Музей җитәкчесе Равил Кәримов сөйләвенчә, музейның төп максаты – Татарстанда яшәүчеләргә һәм кунакларга Татарстанда самавыр җитештерелүе турында сөйләү. Музейда 1890 елда Кукмарада Николай Володин ясаган самавыр куелган. Шулай ук самавырлар Мамадышта һәм Лаешта ясалган.

Равил Кәримов сөйләвенчә, самавырны россиялеләр түгел, ә кытайлар уйлап тапкан. Россиядә самавыр җитештерү тиз үсеш алган. Самавырлар Тула, Рязань, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә эшләнгән. Самавырлар формалары буенча төрле. Музейда совет заманында ясалган “Петух” электр самавыры куелган. Самавыр дизайнын 1883 елда рус рәссамы Виктор Васнецов ясаган. Музей коллекциясендә барлыгы 120 гә якын самавыр бар.

Кәримов сүзләренә караганда, элек самавыр якынча 12 сум торган. Чагыштыру өчен: ул вакытта 8 сумга сыер сатып алырга мөмкин булган. Ул вакытларда чәй күп эчелгән. Кичләрен бер йортка берничә гаилә җыелып берничә самавыр чәй эчеп бетерә торган булганнар.

“Самавыр байлык билгесе түгел, ә гаилә учагын саклау символы булган. Самавырсыз тәмле чәй эчеп, кунаклар чакырып, вакыт үткәреп булмый дип уйлаганнар. Ул су кайнату чарасы гына түгел, ә традиция булган”, - дип сөйләде Равил Кәримов.

“Татарстан өчен мондый музейлар ачу бик мөһим, чөнки республика тарихы чәй эчү белән бәйле. Хәзер туристлар да “татар чәе”н белә. Самавыр музее һәм Кыш бабай утары ачылу татар халкының тарихын ача. Бу туристлар агымын үстерү өчен бик мөһим”, - дип саный Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Рәссамнар галереясында Татарстан осталарының декоратив-гамәли эшләре тәкъдим ителгән. Анда татар костюмнары кигән курчаклар, сувенирлар, чигелгән япмалар һ.б. сатып алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100