news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда салют кулланырга рөхсәт ителә торган урыннар исемлеге билгеле

Пиротехниканы рөхсәт ителмәгән урыннарда кулланган өчен ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр штраф көтә.

Казанда салют кулланырга рөхсәт ителә торган урыннар исемлеге билгеле
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан башкаласында шәһәрнең төрле районнарындагы дүрт махсус мәйданчыкта Яңа ел салютлары аттырырга рөхсәт иттеләр. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Совет районында бу – ипподром янындагы, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасындагы участок, Вахитов һәм Идел буе районнарында – Каенлыктагы Сабантуй мәйданы каршындагы участок, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Гаврилов урамындагы мәйданчык. Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр пиротехниканы Түбән Елга аръягы дамбасында куллана ала», - диде спикер.

15 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр шәһәрдә янгынга каршы махсус режим кертелү сәбәпле, барлык мәйданчыкларда да коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр кизү торачак. Пиротехниканы рөхсәт ителмәгән урыннарда кулланган өчен ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр штраф көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100