Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Сальвадор Далиның уникаль мультимедиалы күргәзмәсе ачылачак
“Дали – тере киндерләр” проекты гамәлгә ашырыла
(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Казанга Мәскәүдән бөек сюрреализм гение Сальвадор Далиның уникаль мультимедиалы күргәзмәсе китерелә.
“Дали – тере киндерләр” проекты – рәссамнең иң яхшы картиналарын заманча җиһазлар ярдәмендә full HD форматында диварларда, идәндә һәм түшәмдә күрсәтү-күзаллату. Күргәзмә кысаларында зур иҗади остаханә оештырылачак, теләге булган һәркем дә үзен рәссам буларак сыный алачак. Сәнгать сөючеләр өчен сәнгать тарихы, сәнгать остаханәләре һәм арт-кинопостановкалар үткәреләчәк.
Дали күргәзмәсе Мәскәүдә иң уңышлылардан санала, ул сюрреализм жанрының иң якты вәкиленә багышлана, рәссамнәр һәм сәнгать сөючеләрне берләштерә, дип хәбәр итә ТР Сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.
Казанда күргәзмә киләсе елның 2 гыйнварында Заманча сәнгать галереясында ачылачак һәм 31 мартка кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз