news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда салонында хатын-кыз умыртка баганасын сындырган троллейбус йөртүчесен эзлиләр

Юл-транспорт һәлакәте Декабристлар урамында урнашкан “Восстание” җәмәгать транспорты тукталышында килеп чыккан.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Казан ЮХИДИ хезмәткәрләре троллейбус салонында хатын-кыз умыртка баганасын сындырган йөртүчене эзли. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Бу хәл кичә иртән Декабристлар урамында урнашкан “Восстание” җәмәгать транспорты тукталышында килеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәтендә 75 яшьлек пассажир хатын-кызның умыртка баганасы сынып, хастаханәгә озатканнар. Троллейбус йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән.

Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге хәлнең шаһитларын (843) 533-38-19, 533-38-48 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүен сорый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100