news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Салмачы һәм Көектә законсыз алынган җирләрне сату эше буенча процесс башланды

Гаепләнүче биш кеше Казан янындагы җир кишәрлекләрен ялган документлар белән үзләренә рәсмиләштергән һәм аннан саткан.

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Елена Сәлахова). Казанның Идел буе районында Салмачы һәм Көектә җир кишәрлекләре белән мошенниклык турында процесс башланды. Гаепләнүче биш кеше Казан янындагы җир кишәрлекләрен ялган документлар белән үзләренә рәсмиләштергән һәм аннан саткан.

Тикшерү фаразлары буенча, 2010 елда Денис Якимов һәм Ленар Закиров законсыз рәвештә җирләр алу өчен биш кешедән җинаятьчел төркем төзегән.

Гаепләнүчеләр Салмачы һәм Көектә җир кишәрлекләре табып, җирле үзидарә һәм Казан башкарма комитетыннан рөхсәт бирүче ялган документлар әзерләгән. Аннан ялган кешеләр аша Якимов һәм Закиров теркәү палатасына мөрәҗәгать иткән һәм кишәрлеккә милек хокукын рәсмиләштергән.

Җирләр муниципалитеттан бөтенләй чыгарылгач, алар аны сатуга куйган. Калган фигурантлар Андрей Бойко, Рөстәм Гасанов һәм Руслан Хәбибуллин шул ук схема белән эш иткән.

Гаепләнүчеләр тарафыннан Питрәч районы җирле үзидарәсе һәм Казан башкарма комитеты зыян күргән. Беренчел исәпләүләр буенча, матди зыян 20 миллионнан артып киткән. Аларның һәркайсына “Аеруча зур күләмдәге мошенниклык” маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100